/

lyrics

Ай, әле бик еракта идек без,
Җитмеш чакрым җирдән килдек без;
Ак калфакның тагылган чагы,
Ак калфакның тагылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.

Җитмеш чакрымны якын итеп без,
Бер күрешер өчен килдек без;
Ак калфакның тагылган чагы,
Ак калфакның тагылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.

Оренбурдан мамык шәл алдым,
Алтын тәнкә бирдем жәлләми;
Ак калфагым төшердем кулдан,
Ак калфагым төшердем кулдан,
Безнең дус-иш белән ил тулган.

Алтын тәнкә бик зур мал түгел,
Бер күрешү үзе бер гөмер;
Ак калфагым төшердем кулдан,
Ак калфагым төшердем кулдан,
Безнең дус-иш белэн ил тулган.

credits

from Изге Моңнар (Sacred Chants), released August 17, 2015

license

all rights reserved

tags