Translating:How to start/tt-cyrl
Нәрсәдән башларга
- translatewiki.net сайтында хисапъязма булдырыгыз
Эшне башлар өчен иң беренче чиратта хисапъязма кирәк. Аны булдыру минуттан ким вакытны ала. Хисапъязмагыз сезгә эшчәнлегез барган өлкәләрне күзәтергә мөмкинлек бирә.
Хисапъязма төзегәндә сезгә берничә тестлау тәрҗемәсе тәкъдим ителер. Бу сез телләрне азмы-күпме беләсезме икәнен тикшерү була. Ул тәрҗемәләр бернинди хезмәт күрсәтми. Алар алдагы вакытны тәҗрибәле катнашучылар ясаган иске тәрҗемәләр белән чагыштырылыр. Аннан соң гына сезгә реаль эшчел хәбәрләрне тәрҗемә итү мөмкинлеге бирелер. Нәтиҗәдә, сез тәрҗемә иткән хәбәрләр сайтның киләсе яңартуларында гамәлгә кертеләчәк!
Элемтәдә калыгыз
Support - нәрсәдер сорарга яки тәкъдим итәргә була торган урын.
Сезнең кулланучы интерфейсы теле өчен портал (мәсәлән, татарча өчен Portal:tt-cyrl) тел буенча эшчел берләшмәләрнең эшчәнлеге турындагы мәгълүматны һәм статистиканы күрсәтә. Шулай ук анда сайлаган телгә тәрҗемә итүчеләр белән аралашырга, терминология турында фикер алышырга һ. б. ш. башкарырга да була.
Special:WebChat веб-браузер аркылы IRC-әңгәмә белән тоташырга мөмкинлек бирә. IRC турында өстәмә ярдәмлекне m:IRC битендә табарга була. Кыска гына әйткәндә, сез реаль вакытта translatewiki.net хезмәткәрләре һәм программа төзүчеләре белән — алар актив булганда — аралаша аласыз.
Тәрҗемә итүне башлагыз
Сезгә тәрҗемә итү рөхсәте бирелгәч, башлау ноктасы ролен мөгаен тәрҗемә итү коралы уйныячак. Тәрҗемә итәргә яраклы монда тупланган барлык хәбәр төркемнәре шул коралда тасвирланган. Тәрҗемәләрнең күпчелек өлеше шул корал ярдәмендә башкарыла.
Шулай ук, сез тәрҗемә иткән программа тәэминаты проекты битен өйрәнегез. Анда мөһим киңәшләр һәм күрсәтмәләр булырга мөмкин. Проект битләре тәрҗемә интерфейсының өске өлешендә урнашкан кыска аңлатмада бәйләнгән.