Галош
Галош — кунычсыз резин аяк киеме.
Европалылар Көньяк Америка континентына аяк баскач, анда индеецларның су үткәрми торган тукымалардан аяк киемнәре кигәннәрен күргәннәр. Индеецларның балалары да эластик туплар белән уйнап йөргән. Җирле халык анда үсә торган гевея агачының согын алып (бездә нарат сагызы алган кебек), бу сокны эластик материалга – каучукка әйләндергән икән. Ләкин каучуктан эшләнгән әйберләр эсседә эри, салкында уалучан сыйфатка ия, шуңа күрә бары тик 19нчы гасырның беренче яртысында гына – вулканизация процессы (каучукны күкерт, корым белән җылыту) ачылганнан соң гына каучуктан резин эшли башлаганнар. Резиннан исә аяк киемнәре, ягъни галошлар эшләү киң җәелгән. Галошларны башта шәһәр байлары гына кигән, аннары бөтен шәһәр халкына таралган. Авылдагы хәлле крестьяннар итеккә галош киеп масайганнар. Соңрак, эчләренә җылы материя куеп калдырып, кышкы галошлар чыга башлаган.
Россиядә беренче резина аяк киемнәре 1859 елда Санкт-Петербургдагы бер фабрикада җитештерелә башлый, ә совет галошларын 1921 елда Мәскәүнең “Большевик” фабрикасында эшләү җайга салына.
Резина аяк киемнәре хәрби эштә дә киң кулланыла. Элегрәк АКШ хәрбиләре озын кунычлы резина ботинкалар, Бөек Ватан сугышы вакытында кыш көннәрендә кызылармеецлар киез итекләр өстеннән резина галошлар кигәннәр. Хәзерге заманда сыйфатлы, чыдам, уңайлы, гигиеник таләпләргә җавап бирә торган махсус резина аяк киемнәре киң кулланыла.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әби галошы / Илсур ШАКИРОВ. Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылы / – №16 (12210), 15 октябрь, 2015 (үле сылтама)