Стас Владимиров
Стас Владимиров | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
чуаш. Станислав Павлович Владимиров |
Туу көне | |
Туу урыны |
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ЧАССР, Урнар районы, Синьял-Яуши |
Эшчәнлек еллары |
1990-х. в. |
Дәүләт |
Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе→ |
Һөнәрләр |
актер, җырчы, көйязар |
Кораллар | |
Жанрлар |
эстрада |
Коллективлар |
Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры |
Стас Владимиров (сәхнә исеме, тулы исеме Станислав Павел улы Владимиров, чуаш. Станислав Павлович Владимиров, Стас Владимиров, 1965 елның 7 мае, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Чуаш АССР, Урнар районы, Синьял-Яуши) — драма актеры, эстрада җырчысы, Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры актеры (1990 елдан). Чуашстанның атказанган артисты (2001). Чуашстанның дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (1998). Чуаш эстрадасында 1990-еллардан билгеле.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1965 елның 7 маенда Чуаш АССР Урнар районы Синьял-Яуши авылында туган. Ф. П. Павлов исемендәге Чабаксар музыка укуханәсенең вокал бүлеген (1990), Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Чуаш филиалы юридик факультетын (2009) тәмамлаган. 1983—1985 елларда хәрби хезмәттә булган.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1990 елдан Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры актеры. Әлеге театрда 50 дән артык көлкеле һәм драматик рольләр иҗат иткән: алар арасында — Володя «Кĕтрĕм сана кĕтрĕм» («Көтәм сине», Н. И. Сидоров), Вожеватов «Бирнәсез кыз» (рус. Бесприданница, А. Н. Островский), Иртис «Урасмет» («Уразмәт», Б. Б. Чиндыков) һ. б.[1].
Театрдагы эшчәнлеген эстрададагы иҗаты белән үреп бара. Чуаш халык җырларын һәм үзе иҗат иткән җырларны башкара. Чуаш диаспорасы яшәгән барлык төбәкләрдә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Самарда, Төркиядә чыгышлар ясаган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Чĕнтĕрлĕ чаршав» (Челтәрле чаршау) республика театр сәнгате конкурсы - диплом иясе (ике мәртәбә)
- 1993 — «Чуашстан ритмнары» конкурсы лауреаты
- 1998 — Чуашстанның дәүләт яшьләр премиясе
- 2001 — Чуашстанның атказанган артисты
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Владимиров Станислав Павлович. Чуаш энциклопедиясе(рус.)
- Интервью со Стасом Владимировым. idelreal.org(рус.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Владимиров Станислав Павлович. 2019 елның 6 июль көнендә архивланган. Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры сайты
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Стас Владимировның юбәләй концерты. YouTube (видео, 29:47)