Талха Гыйниятуллин
Талха Гыйниятуллин | |
---|---|
Талха Гыйниятуллин | |
Тугач бирелгән исеме: | Талха Җомабай улы Гыйниятуллин |
Псевдонимнар: | Анатолий Генатулин |
Туу датасы: | 20 апрель 1925 |
Туу урыны: | ССРБ, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны, Ураз авылы |
Үлем датасы: | 7 ноябрь 2019 (94 яшь) |
Үлем урыны: | РФ, БР, Учалы |
Ватандашлык: | ССРБ→ РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1950-2019 |
Юнәлеш: | хәрби |
Жанр: | проза |
Иҗат итү теле: | рус теле |
Дебют: | 1961 |
Премияләр: | С. Аксаков премиясе (2008) |
Бүләкләр: | (1985) |
Яшәү җире | Знаменски урамы[d], Мәскәү[1] |
Талха Гыйниятуллин, Талха Җомабай улы Гыйниятуллин (псевдонимы Анатолий Генатулин, баш. Талха Йомабай улы Ғиниәтуллин, рус. Анатолий Юмабаевич Генатулин, 1925 елның 20 апреле, ССРБ, РСФСР, БАССР, Тамьян-Катай кантоны, Ураз — 2019 елның 7 ноябре, РФ, БР, Учалы) — рус телендә иҗат итүче язучы. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). БР халык язучысы (2010[2]. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973 елдан).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1925 елның 20 апрелендә БАССР Тамьян-Катай кантоны (хәзерге Учалы районы) Ураз авылында туган. Ятим үскән. Ташкәнт шәһәрендә ФЗӨдә укый.
Бөек Ватан сугышы елларында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1943 елга кадәр Уралда фрезерлаучы булып эшли. 3 ай снайперлар мәктәбендә укый. 1943 елдан фронтның алгы сызыгында. Ленинград янында, Карелия муентыгында сугышларда катнаша. Берничә кат яралана. Җиңүне Алмания җирендә каршылый. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Сугыш беткәч, Украинада хезмәт итә. Армиядән кайткач, Кызыл Ялан ГЭСы төзелешендә эшли. 1955 елдан Мәскәүдә яши[3], авылына кайтып йөри. Соңгы елларында Учалыда яши. 2019 елның 7 ноябрендә 95нче яшендә вафат була[4].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Читтән торып Мәскәү әдәбият институтын (1966) тәмамлый. 1950-еллар башыннан Э. М. Ремарк, Л. Н. Толстой, А. П. Чехов хикәяләре тәэсирендә сугыш турында хикәяләр яза башлый, ләкин фаҗигане артык ачык тасвирлавы аркасында аларны бастырмыйлар. 1961 елда «Дружба народов» журналында беренче хикәясе басыла. 1969 елда беренче хикәяләр китабы нәшер ителә. Бары тик 1982 елда басылган «Һөҗүм» (рус. Атака) повесте белән генә үзен хәрби темага язучы итеп таныта[5].
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1975 — Миләш тавы (рус. Рябиновая гора)
- 1983 — Аю-таш
- 1983 — Сугышта йөз адым (рус. Сто шагов на войне)
- 1984 — Минем алтын бишегем (рус. Золотая моя колыбель)
- 1988 — Менә сугыш бетәр (рус. Вот кончится война)
- 1988 — Аз калып барабыз (рус. Нас остаётся мало)
- 1989 — Курку (рус. Страх)
- 1994 — Туган йорт тупсасында (рус. На пороге родного дома)
- 1997 — Тау артында ниләр бар (рус. Что там за холмом')
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- БР халык язучысы (2010)
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990)
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985)
- III дәрәҗә Дан ордены
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2020 елда Башкортстанның халык язучысы Әмир Әминов Талха Гыйниятуллинның тормышы һәм иҗат юлына багышланган «Сит бауыр» (Чужой) дигән әсәр (жанры ― повесть-диссертация) язган. [6]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://nomer-org.org/moskva/
- ↑ ИА «Башинформ», archived from the original on 2021-04-23, retrieved 2014-11-20
- ↑ буквавед сайтында(үле сылтама)
- ↑ Умер народный писатель Башкортостана Талха Гиниятуллин. ИА «Башинформ», 7.11.2019(рус.)
- ↑ Озон.ру сайтында
- ↑ Лейла Аралбаева. В Уфе повесть-диссертация о народном писателе Анатолии Генатулине издана на русском языке. Башинформ, 21.06.2023
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 20 апрель көнне туганнар
- 1925 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Учалы районында туганнар
- 7 ноябрь көнне вафатлар
- 2019 елда вафатлар
- Учалы районында вафатлар
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Дан орденының кавалерлары
- Башкортстан язучылары
- Рус телле язучылар
- Мәскәү язучылары
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Әдәбият институтын тәмамлаучылар
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Башкортстанның халык язучылары