1918 ел
Внешний вид
Еллар |
---|
1914 · 1915 · 1916 · 1917 — 1918 — 1919 · 1920 · 1921 · 1922 |
Унъеллык |
1890-еллар · 1900-еллар — 1910-еллар — 1920-еллар · 1930-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1918 (бер мең тугыз йөз унсигезенче) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча сишәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1918 елы, II меңьеллыкның 918 елы, XX гасырның 18 елы, XX гасырның 2 унъеллыгының 8 елы, 1910 елларның 9 елы. 1918 елдан бирле 106 ел үтте.
Вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 3 гыйнвар — Милләт Мәҗлесенең гомуми утырышында Галимҗан Шәрәф җитәкчелегендә эшләнгән Идел-Урал штаты проекты карала. Аны төзү буенча гамәли эш махсус комиссиягә йөкләнә.
- 8 гыйнвар (яңа стиль буенча 21 гыйнвар) — Бөтенрусия мөcелман гаскәриләренең икенче корылтае үз эшен башлый.
- 8 гыйнвар — Казанда, II Бөтенроссия мөселман корылтаенда Идел-Урал республикасы проекты хуплана. Аны игълан итү 1 мартка билгеләнә (Резолюция тормышка ашмый кала).
- 9 гыйнвар — Уфаның «Тормыш» гәзитендә 6 милләтне берләштергән Идел-Урал штатын төзү турындагы Милләт мәҗлесе фәрманы дөнья күрә.
- 30 гыйнвар — Мулланур Вахитов җитәкчелегендә Үзәк мөселман комиссариаты оештырыла.
- 22 март — Бөтенрусия Үзәк Башкарма Комитеты Декреты буенча Казан һәм Уфа губерналары җирлегендә Татар-Башкорт Совет Республикасы игълан ителә.
- 21 апрель — Совет хөкүмәте Милләт Мәҗлесенең (Эчке Русия һәм Себер төрки-татарларының милли парламенты) эшчәнлеген тыя.
- 29 апрель — “контрреволюцион фикерләр тарату” сылтавы белән «Тормыш» гәзитенең эшчәнлеге туктатыла.
- 25 май — Чехословак корпусы фетнәсе башлана.
- 11 июнь — Кояш газетасы чыгудан туктый.
- 17 июль — Екатеринбурда соңгы Русия императоры Николай II һәм аның гаиләсе атып үтерелә.
- 10 сентябрь — Комуч халык гаскәре Казаннан китә, Кызыл гаскәрләр керә.
- 5 октябрь — Киевта Кырымның Украина составына керү сөйләшүләре башлана.
- 17 октябрь — Маҗарстан Австриядән бәйсезлек игълан итә.
- 28 октябрь — Чехословакия төзелү көне.
- 11 ноябрь — Компьень вакытлы солыхы имзалана, Беренче дөнья сугышы тәмам.
- 18 ноябрь — Латвия үз бәйсезлеген игълан итә.
Туулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1918 елда туганнар
- 5 февраль — Наҗар Нәҗми, Башкортостанның татар шагыйре.
- 1 апрель — Мөнир Мазунов, татар шагыйре.
- 20 апрель — Сәет Кальметов, татар драматургы.
- 1 май — Бәшир Рәмиев, совет уйлап табучысы, беренче ССРБ санакларын («Стрела», «Урал-1») төзүче.
- 15 июнь — Бәдретдин Төхфәтуллов, Дан орденының тулы кавалеры.
- 18 июнь — Разия Тимерханова, җырчы, ТАССР атказанган артисты.
- 12 июль — Павел Саначин, РСФСР атказанган архитекторы.
- 16 июль — Бәян Гыйззәт, татар галиме.
- 9 сентябрь — Борис Заходер, рус шагыйре, тәрҗемәче.
- 11 сентябрь — Хашим Мостаев, күренекле татар хореографы, балет биючесе.
- 14 ноябрь — Фуат Вәлиев, тарихчы.
- 2 декабрь — Хәй Вахит, драматург.
- 11 декабрь — Александр Солженицын, рус язучысы, Нобель бүләге лауреаты.
- 30 декабрь — Хәдичә Җәлил, М. Җәлилнең сеңлесе, мемуарист.
- 31 декабрь — Җәүдәт Айдаров, музыкант, дирижер.
- Әхтәм Әминев, татар язучысы, шагыйрь. Бөек Ватан сугышында һәлак була.
Вафатлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шулай ук карагыз: Төркем:1918 елда вафатлар
- 1 апрель — Гафур Коләхмәтов, татар драматургы.
- 11 апрель — Отто Вагнер (Otto Koloman Wagner), Австрия архитекторы.
- 20 апрель — Фердинанд Браун, алман физигы, телеграфны уйлап табучыларның берсе.
- 18 май — Тойво Куула (Toivo Kuula), фин композиторы.
- 11 июль — Аббас Сәһһәт, азәрбайҗан шагыйре.
- 17 июль — Николай II, соңгы Россия императоры.
- 19 август — Мулланур Вахитов, татар революционеры.
- 19 август — Бәхтегәрәй Шәфиев, журналист һәм революционер.
- 2 декабрь — Эдмон Ростан, француз шагыйре, драматург.