31 август
Внешний вид
31 август — Милади тәкъвимендә сигезенче айның утыз беренче көне. Ел ахырына кадәр 122 көн кала.
← август → | ||||||
Дш | Сш | Чш | Пҗ | Җм | Шм | Як |
1 | 2 | 3 | 4 | |||
5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 |
19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | |
2024 ел |
Дөнья тарихында бу көн:
Дөньяви бәйрәмнәр һәм истәлекле вакыйгалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Кыргызстан — бәйсезлек көне (кырг. Эгемендүүлүк күнү, рус. День независимости), 1991.
- Малайзия — бәйсезлек көне (мал. Pemasyhuran Kemerdekaan Tanah Melayu, ингл. Hari Merdeka), 1957.
- Молдавия — тел көне (рум. Limba noastră, рус. Национальный день языка).
- Польша — Солидарлык һәм азатлык көне (пол. Dzień Solidarności i Wolności, рус. День Солидарности и Свободы).
- Тринидад һәм Тобаго — бәйсезлек көне (ингл. Independence Day), 1962.
- Үзбәкстан — Репрессияләр корбаннарын искә алу көне (үзб. Қатағон қурбонларини ёд этиш куни, рус. День памяти жертв репрессий).
- 1900 — Бөекбританиядә «Кока-Кола» сатыла башлый.
- 1914 — Санкт-Петербург исеме Петроградка үзгәртелә.
- 1930 — ТАПП җыелышында «җидегәнчелек» эше тикшерелә.
- 1939 — алман радиостанциясенә һөҗүм инсценировкасы. Ул Икенче бөтендөнья сугышына китерәчәк.
- 1974 — Греция НАТОдан чыгу турында карар итә.
- 1978 — Казанда ОҖТчыларның Яңа бистәгә һөҗүме.
- 1989 — молдав теле Молдавиядә дәүләт теле булып игълан ителә һәм латин әлифбасына күчерелә.
- 1994 — Ирланд җөмһүрият армиясе кораллы көрәшне туктату турында игълан итә.
Шулай ук карагыз: Төркем:31 август көнне туганнар
- 12 — Калигула, Борынгы Рим императоры.
- 1749 — Александр Радищев, рус язучысы.
- 1853 — Алексей Брусилов, рус һәм совет хәрби башлыгы, хәрби укытучы.
- 1880 — Вилһелмина, Нидерландлар патшабикәсе (1890-1948 елларда).
- 1901 — Александр Мишулин, антик дөнья тарихчысы.
- 1905 — Федор Зигмунд, механика һәм җылылык алмашу өлкәләрендә белгеч, профессор.
- 1915 — Шакир Абилов, татар әдәбият галиме.
- 1947 — Айрат Шаммазов, татар техник фәннәр докторы, академик.
- 1954 — Нурмөхәммәт Хөсәенов, мәгърифәтче, татар гимназиясе директоры, милли активист.
- 1954 — Камил Әбләзов, Сарату татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе, тарихчы.
- 1958 — Искәндәр Гыйләҗев, татар тарих белгече, мөгаллим.
- 1974 — Искәндәр Хәйруллин, татар драма актеры.
- 1980 — Ринат Әбүшахманов, башкорт балет артисты, хореограф.
Шулай ук карагыз: Төркем:31 август көнне вафатлар
- 1864 — Фердинанд Лассаль, алман философы.
- 1867 — Шарль Бодлер, француз шагыйре.
- 1940 — Василий Молодцов, коми тел белгече, мәгариф һәм мәдәният эшлеклесе.
- 1941 — Марина Цветаева, рус шагыйре.
- 1942 — Николай Юшунев, чуаш совет дәүләт эшлеклесе.
- 1948 — Андрей Жданов, ССРБ фирка һәм дәүләт эшлеклесе.
- 1975 — Шәфыйка Гаспринская, журналист, мөхәррир.
- 1991 — Хәй Фәхри, татар театр артисты.
- 1997 — Диана Спенсер, Велс принцессасы.
- 2011 — Равмер Хәбибуллин, Башкортстан дәүләт эшлеклесе.
- 2016 — Октай Зүлфүкаров, азәрбайҗан композиторы.
- 2018 — Александр Захарченко, Донецк Халык Җөмһүрияте Башлыгы.
- 2018 — Сабир Шәрипов, башкорт язучысы.