Ирекле төшү тизләнеше
Ирекле төшү тизләнеше яки тартылыш көче тизләнеше — авырлык көче җисемгә бирүче тизләнеш (башка көчләр исәпкә алынмый).
Инерциаль булмаган хисап системаларының тигезләмәләре буенча ирекле төшү тизләнеше масса берәмлегенә тәэсир итә торган авырлык көченә тиң.
Җирдәге ирекле төшү тизләнеше g дип билгеләнә, экваторда 9,780 м/с², котыпларда 9,832 м/с² тигез.
Стандарт зурлык g = 9,80665 м/с тәшкил итә.
Җирдә ирекле төшү тизләнеше гравитацион тизләнеш һәм үзәктән куу тизләнеше вектор суммасына тигез.
Кояш | 273,1 | ||
Меркурий | 3,68—3,74 | Чулпан | 8,88 |
Җир | 9,81 | Ай | 1,62 |
Церера | 0,27 | Марс | 3,86 |
Юпитер | 23,95 | Сатурн | 10,44 |
Уран | 8,86 | Нептун | 11,09 |
Плутон | 0,61 |
Үзәктән куу тизләнеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Үзәктән куу тизләнеше Җир әйләнүе сәбәпле килеп чыга, шуңа күрә Җирдә хисап системалары инерциаль булмыйлар.
Әйләнү күчәреннән а ераклыкта урнашкан нокта өчен үзәктән куу тизләнеше:
- ω2a,
- биредә ω — Җир әйләнүенең почмак тизлеге: ω = 2π/T,
- Т — бер әйләнешнең вакыты = 86164,1 секунда.
h, км | g, м/с2 | h, км | g, м/с2 |
---|---|---|---|
0 | 9,8066 | 20 | 9,7452 |
1 | 9,8036 | 50 | 9,6542 |
2 | 9,8005 | 80 | 9,5644 |
3 | 9,7974 | 100 | 9,505 |
4 | 9,7943 | 120 | 9,447 |
5 | 9,7912 | 500 | 8,45 |
6 | 9,7882 | 1000 | 7,36 |
8 | 9,7820 | 10 000 | 1,50 |
10 | 9,7759 | 50 000 | 0,125 |
15 | 9,7605 | 400 000 | 0,0025 |
Гравитацион тизләнеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бөтендөнья тартылыш кануны буенча гравитацион тизләнеш болай исәпләнә:
- ,
биредә G — гравитацион даими (6,6742×10−11 м³с−2кг−1),
- r — планета радиусы.
Гравитацион тизләнеш Җир өслеге өстеннән болай исәпләнә:
- ,
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- А. С. Енохович. Краткий справочник по физике. — М.: «Высшая школа», 1976. — 288 с.
- Gerald James Holton and Stephen G. Brush (2001). Physics, the human adventure: from Copernicus to Einstein and beyond (3rd ed.). Rutgers University Press. p. 113. ISBN 978-0-8135-2908-0.